“Ленинград блокадасы –тарихнын онытылмас бите”

16 январь көнне Яңа Йомран китап бирү пункатында үткән “Ленинград блокадасы –тарихнын онытылмас бите” дип аталган тарих сәгате Ленинград блокадасы өзелунен 75 еллыгына багышланып оештырылды. Китапхәнәче катнашучыларга Бөек Ватан сугышының бер ноктасы – Ленинград блокадасы турында сөйләп үтте. Ленинград өчен барган көрәшләрдә катнашкан авылдашларның Мустафин Нурлыгаян, Галиуллин Рахматулларарның үзләре сөйләп яздырып калдырган истәлекләре укып кителде. Шарипова Флудә апа Ленинградтан эвакуацияләнгән апаларның авылда яшәгәннәрен, эшләгәннәрен сөйләп китте. Очрашуда катнашучылар музейда сакланган авылдашларның — сугыш ветераннарының фотографияләрен зур кызыксыну белән карадылар.