«Дөнья серләрен безгә өйрәтүче…»

Үткән еллар,узган хезмәт юллары кеше күңелендә иң озак саклана торган мизгелләр. Укытучы дигән бөек исемне аклаучы РСФСР мәктәпләре отличнигы, тыл hәм хезмәт ветераны Сәйдекәй Фазылҗан кызы Салигаскарова шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Ветеранны котларга Чакмагыш район хакимяте башлыгы урынбасары Д.Ф. Низамов, Бәшир авыл хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы М.Х. Хасановлар килделәр. Юбилярга Рәсәй Президенты В.В. Путинның котлавын, шулай ук Республика хөкүмәте башлыгы Р.З. Хамитовнын котлау телеграммасын, Чакмагыш район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалиевнын котлауларын, истәлекле бүләк тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделэр. Чәчәк гөлләмәләре бүләк иттеләр .

Яңа Калмаш авыл китапхәнәсе оештырган «Дөнья серләрен безгә өйрәтүче…» дигән кичә дә гади хатын –кыз, укытучы Сәйдекәй Фазылҗан кызы хөрмәтенә багышланды. Кичәдә юбилярның туганнары, авылдашлары төрле еллар чыгарылыш укучылары катнаштылар. Ирешелгән уңышлары, үтелгән хезмәт юлы белән, кичәне алып баручы юбилярның укучысы, китапхәнәче таныштырып үтте. Хезмәт юлын Илеш районында башлый. 40 елдан артык балаларга белем hәм тәрбия бирудә хезмәт сала.Туган авылы мәктәбендә музей оештыру буенча да армый талмый эшли. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары, тыл хезмәткәрләре турында материаллар туплауда да күп көч сала ул. «Хәтер» китабына материаллар туплауда ярдәм итә. Тарих hәм география укытучысы буларак илебезнең ничә шәhәренә экскурсиягә алып бара ул авыл укучыларын. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша сайлауларда секретарь, агитатор, пропагандист. Китапхәнәдә үткән төрле очрашуларда бик теләп катнаша. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә дә аның роле зур.

Туганнары ,авылдашларының җылы теләкләре юбиляр хөрмәтенэ яңгырады. Барлык ата-аналар исеменнән Флүзә Моратова рәхмәтен җиткерде.Укытучысы белән бергә үткән дәресләр,экскурсиядә булган шәhәрләр хакында хәтирәләрнең бүгендә күңелендә саклануы турында Зилә Борис кызы зур дулкынлану белән искә төшереп үтте. Без укыган елларда бирелгән тәрбия, мәктәптә алган белемнәребез, укытучыларыбыз биргән киңәшләр, безгә тормыш юлыннан алга барырга, hәрвакыт ярдәм итте дип сөйләде Рәфил Ардаширов. Чыгыш ясаган элекке укучылары, төпле бирелгән белем һәм тәрбия өчен җылы сузләр генә адресладылар ветеран укытучыга. Коллегасы буларак Рәйсә Моратова юбиляр белән бергә эшләгән укытучыларны зур хөрмәт белән искә алып үтте.

Ата- аналар белән бергәләп эшләү, үсеп килүче буыннарны тәрбияләүдә иң мөhиме иде дип сөйләде Сәйдекәй Фазылҗан кызы. Кичәдә катнашучыларга шулай зурлаганнары өчен үзенең рәхмәтен белдерде. Рәфил Ардаширов, Фәhим Шагапов, Наилә Хөсәенова, Рамазанов башкарган җырлар – моңнар кичәгә ямь өстәде. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Сәйдекәй Фазылҗан кызы бүген ,үзен хөрмәт иткән туганнары, авылдашлары hәм әле бүгендә яраткан укытучы апабыз дип хөрмәт иткән укучылары белән бик бәхетле ул.

Китапхәнәче Бадамшина Н.А. Яңа Калмаш авылы.