Чәчләргә бәс кунса да, йөрәкләр безнең яшь әле

Өлкәннәр көненә багышланган очрашу кичәсе «Чәчләргә бәс кунса да, йөрәкләр безнең яшь әле» дип аталды. Төрле тармакларда эшләп хаклы ялга чыккан авылның хатын-кызлары очрашты. Үз — ара хезмәттә үткән еллар турында сөйләшеп ,бер берсенә чын күңелдән әйтелгән теләкләр бәйрәмгә ямь өстәде. Җырланган җырлар, тальян моңнары, укылган шигырьләр сөйкемле авыл апалары өчен яңгырады. Еллар үткән саен араларының сирәгәя баруы гына күңелләрен әзрәк моңсуландырып җибәрде.Үз куллары белән хәзерләнгән тәмле ризыклардан авыз итеп, чәй табыны артында үткән кичәдән, икенче бәйрәмнәрдә дә очрашырга дигән теләктә таралыштылар очрашуның кунаклары.

Яңа Калмаш библиотекаре. Бадамшина Нәсимә.